Чаллы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Алабуга территориясен күчмә тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан. Яр Чаллы шоссесында белгечләр көнкүреш калдыкларын агызуны теркәгәннәр.
Идел-Кама идарәсе инспекторлары Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Ромашка” балалар бакчасында булдылар. ТР Экология министрлыгы белгечләре “Табигатьне бергәләп саклыйк” дигән темага мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Балалар елның теләсә кайсы вакытында табигатьне ничек сакларга икәнен белделәр.
Тукай районы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр.
“Ышанычлы контакт” сервисы Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасының куркынычсызлыгын арттыра.
Бүген яңа чыгарылыш герое - Алия Йосыпова, Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы, “Эколидер” конкурсында “Иң яхшы дәүләт инспекторы” номинациясендә җиңүчеләрнең берсе.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Кама буе идарәсе инспекторлары законсыз чүплек теркәгән. Моторная урамында ТР Экология министрлыгы белгечләре төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыкладылар.
ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Яр Чаллыдагы 51 нче мәктәптә булдылар. Белгечләр 8 нче сыйныф укучылары өчен экологик дәресләр үткәрделәр.
Төньяк идарә инспекторлары Арча районының Корайван авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгына профилактик визит ясадылар. КФХ эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.
Бүген, Бөтендөнья экологик белем бирү көнендә, Теләче 1 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен Республика экологик семинары узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгечләре катнашты.