Татарстанның күпфункцияле үзәге МАХ мессенджерында клиент чат-ботын эшләтеп җибәрде. Хәзер клиент сервисы ярдәмендә КФҮ бүлегенә кабул итүгә онлайн язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга, мөрәҗәгать статусын, филиалларның эш графигын һәм аларның адресларын белергә мөмкин.
Чат-боттан файдалану өчен МАХ кушымтасын күчереп алырга, эзләү юлында «Татарстан Республикасы КФҮ» кертергә һәм чат-ботны ачарга кирәк.
МАХ мессенджерында КФҮ сервисы тәүлек буе эшли, шәхси мәгълүматларның конфиденциальлегенең югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Чат-бот дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процессын максималь гади, уңайлы һәм заманча итә.