«ИК «Ореховка» ҖЧШ җитәкчелегенә биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү өчен 5 ай срок бирделәр. Бүгенге көнгә инде проект эшләү өчен «НИПО Стандарты Безопасности» ҖЧШ белән договор төзелгән. Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан Ореховка торак пунктындагы Исемсез күл территориясенә чыгулар даими рәвештә барды. Күлне тикшерү барышында «ИК «Ореховка» ҖЧШ карамагындагы биологик чистарту корылмаларыннан хуҗалык-бәдрәф агынты суларын ташлау ачыкланды (Агып җыелган суларның пробалары Министрлык лабораториясе белгечләре тарафыннан күп тапкырлар алынды, аларда зарарлы (пычраткыч) матдәләрнең рөхсәт ителгән нормадан артуы ачыкланды). Идарәче компания РФ Административ хокук бозулар кодексының (КоАП РФ) 8.13 статьясының 4 өлеше буенча, КоАП РФ 8.6 ст. 2ө. буенча, КоАП РФ 7.6 ст. буенча, КоАП РФ 19.7 ст. буенча, КоАП РФ 8.1 ст. буенча күп мәртәбәләр җавапка тартылды. Штрафның гомуми суммасы 150 мең сумнан артык. Су объектына китерелгән зыян 3,8 млн сум тәшкил итә.
Мәсьәләне су объекты файдасына хәл итү өчен, Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Яңа Савин районы судына «ИК «Ореховка» ҖЧШен судан файдалануга рөхсәт алырга һәм чистарту корылмаларыннан ташлана торган агынты суларның сыйфатын нормага туры китерергә мәҗбүр итү турында дәгъва җибәрделәр. Суд карары белән дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Барлык закон бозулар 2017 елның сентябренә кадәр бетерелергә тиеш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте