Ел саен 12 майда Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә Экологик мәгариф көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык фәннәрдә һәм кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемнәрне актуальләштерү.
Экологик датаның Җирдәге һәр кешегә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Чөнки яшькә, милләткә һәм тормыштагы статуска бәйсез рәвештә, планета кешеләрнең туган йорты булып тора. Экологик мәгариф көне кешеләрне ничек итеп экологияне саклау һәм аның һәлактен булдырмыйча калу турында уйланырга өнди. Бу көнне кешеләр мәгърифәти һәм гамәли характердагы төрле экологик акцияләрдә катнаша алалар. Бу табигать саклау чаралары – елга һәм сулыкларның ярларын чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү, күргәзмәләр, конференцияләр һәм табигать саклау темасына иҗади конкурслар.
Экологик белем бирү Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре белән танышу мәктәпкәчә яшьтән башлана һәм вузга кадәрге һөнәри әзерлеккә һәм вуздан соң кабат әзерләү һәм экологик өлкәдәге белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә кадәр дәвам итә. Моннан тыш, экологик белемнәр республика халкына ММЧ аша, шулай ук Татарстанның музейлары, китапханәләре, табигать саклау учреждениеләре, спорт һәм туристлык оешмалары үткәрә торган төрле проектлар аша да тапшырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте