Макулатурага алмашка эрбет агачы үсентесе. Иртәгә Әлмәттә “Агачны бергәләп коткарыйк!” акциясе узачак

2017 елның 12 мае, җомга

Иртәгә, 13 майда, Әлмәттә “Агачны бергәләп коткарыйк!” табигать саклау акциясе узачак. Макулатура китергән һәр кеше эрбет агачы үсентеләре алачак. Теләүчеләрне сәгать 9да “Нефтьче” культура йорты мәйданында көтәләр. Былтыргы кебек үк, быел да массакүләм акциянең оештыручысы булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тора. Макулатура җыюдан кергән барлык акчаны экологлар традиция буенча Әлмәт районы балалар йортларына җибәрәчәкләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International