“Химия һәм инженерлык экологиясе” Халыкара фәнни конференциясендә катнашу өчен заявкалар кабул итү төгәлләнә

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның яшь галимнәре “Химия һәм инженерлык экологиясе” – XVII Халыкара фәнни конференциясендә катнашырга чакырыла. Чара Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана. Конференция 2017 елның 27 – 29 сентябрендә А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник институты– КАИда узачак. Катнашучылар фәнни докладларын 5 секциядә тәкъдим итәчәк:

1. Әйләнә-тирә мохитне инженерлык яклавы

2. Экологик һәм сәнәгатый куркынычсызлык

3. Экологик мониторинг һәм контроль

4. Экологик химия

5. Техносфера иминлеге өлкәсендә фәннәрне укыту.

Фәнни мәкаләләр һәм заявкалар 15 майга кадәр электрон адрес буенча кабул ителә:konfschiie@yandex.ru. Заявкада фамилияне, исемне, ата исемен, вазыйфаны, эш урынын, гыйльми дәрәҗәне, гыйльми исемне, конференция җыентыгын җибәрү өчен адресны, телефон, факс, электрон почта адресын күрсәтү зарур.

Тулырак мәгълүматны чараны оештыручының сайтыннан белергә мөмкин: http://oche.kai.ru/

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International