ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Азнакай районының 2нче номерлы “Теремок” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр табигатьтә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган экологик дәрестә катнаштылар. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Дәрес барышында экологлар балаларга туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында, республиканың уникаль табигый ресурслары турында, кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара йогынтысы турында сөйләделәр.

18 майда VII Петербург Халыкара Юридик Форумы кысаларында “Җир асты байлыклары турында закон – 25 ел үсеш: нәтиҗәләр һәм перспективалар” түгәрәк өстәле булачак. Чара Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык белән берлектә оештырыла. Түгәрәк өстәл “Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе Законын кабул итүнең 25 еллыгына багышлана.

2017 елның 9-10 июнендә Казанда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Федераль экологик советның җиденче күчмә утырышын уздырачак. Россиядә Экология елы үткәрү буенча төп чараларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырыла.


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Тәтешнең “Әкият” балалар бакчасы дүртенче Яшел флагка дәгъва итә. Мәктәпкәчә учреждениедә бүген “Эко-мәктәпләр/Яшел флаг” Халыкара программасы кысаларында экологик юнәлешле VII Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале узды. Балалар үзләренең экологик белемнәрен күрсәттеләр, ЭКОмода күрсәттеләр, “Әйләнә-тирә мохитнең чүпләнүе” дигән театральләштерелгән әкиятне жюри хөкеменә куйдылар. Фестиваль кысаларында түгәрәк өстәл булды.

Экология һәм биология белән кызыксынучы 5-10 сыйныф укучылары җәйге каникулда (29 май – 9 июнь) бу юнәлештә үзләрннең белемнәрен тирәнәйтә алачак. ЭКО-дәресләр Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәгендә “Яшь эколог мәктәбе” шәһәр практикумы кысаларында үтәчәк.

“Яшь эколог мәктәбе” программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: ботаника, зоология, гомуми экология, проект эшчәнлеге һәм ике блоктан тора:


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Табылган чүплекләрне юкка чыгару буенча эшне көчәйтергә. Бүгенге көндә муниципалитетлар алдында шундый бурыч тора. 15 майга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары һәм башка табигать саклау органнары тарафыннан ачыкланган калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарының 85% артыграгы җыештырылды инде. Бүген вертолетта очып тикшерү вакытында экологлар тагын закон бозу очрагын ачыклады.

Берничә ел дәвамында 15 майдан 15 июньгә кадәр Россиядә “Бердәм кече елгаларны һәм сулыкларны саклау көннәре” девизы астында табигать саклау акцияләре уза. Бу экологик акциянең инициаторы булып “Елгага булышыйк” Идел хәрәкәте инициативасы буенча барлыкка килгән ирекле берләшмә - Россия елгалары челтәре тора. Берләшмәгә Россиянең 23 регионыннан 100дән артык иҗтимагый экологик оешма керде. 

Казансу, Мишә, Шушма, Әтнә, Ашыт. Татарстанның төньяк төбәгенең байтак предприятиеләре бу елгаларга ташландык сулар агызып чыгара. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары су сыйфатын даими контрольдә тота һәм мониторинг үткәрә. Узган ел экологик контроль кысаларында Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре байтак закон бозулар ачыклады. Агызылган ташландык сулардан алынган пробаларда күп кенә компонентларның нормадан артык булуы ачыкланды: аммоний-ион, нитрит-ион, фосфат-ион, марганец һәм башкалар. 

Татарстан Республикасы Тукай районыныда Шилнә елгасының яр буе полосасына ирекле үтү мөмкинлеген чикләүче металл койманы сүттеләр. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча беркетмә төзелгән иде 

Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Федерациясендә Экология елы уздыру буенча төп чаралар планының 46нчы пунктын тормышка ашыру максатында, региональ хакимият органнары биналары янында куркыныч калдыклар җыю пунктлары урнаштыру тәкъдиме белән регионнар башлыкларына телеграмма җибәрде, дип хәбәр ителә Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International