Йөзләгән нарат һәм дистәләгән тирәк. Югары Ослан районында мәктәп дендрарие барлыкка килде

2017 елның 12 мае, җомга

Хезмәткә дә өйрәтер, бизнес-проектлар эшләргә дә ярдәм итәр. Бүген Югары Ослан районында мәктәп яны дендрарие ачылды. Татар Борнашы авылы укучылары 500 яшь нарат һәм 20 тирәк утырттылар. Ничек дөрес утыртырга һәм карарга икәнлеге турында экологлар сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева чараның Экологик белемнәр көненә багышланганын билгеләп үтте: “Бүген балалар агач утыртып кына калмады, ә табигать саклауга үз өлешләрен кертте. Бу дендрарий Татарстан Республикасы агачлары һәм куакларының төрләре күптөрлелеген өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, укучылар инде ландшафт дизайны эшләргә өйрәнделәр, кайберләрендә хәтта бизнес-идеялар да барлыкка килде. Ләкин безнең төп максат – урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, уңайлы санитар-экологик шартлар булдыру”. Якын араларда участокта тагын 10 мең үсенте барлыкка киләчәк: ак чыршы, каен, юкә, корычагач, өрәңге, карагай, чыршы һәм имәннәр, алар биология дәресләре өчен күрсәтмә материал булачак, авыл җирлегендә матурлыгы һәм экологиклыгы белән җәлеп итеп тора торган урын ясауга булышачак. “Мәктәпкә чиктәш территориядә дендрарий булдыру проектының максаты - хезмәт сөючәнлек, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштыру”, - диде педагоглар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International