Мунча төзегән, койма корган һәм кишәрлекне чүп-чар белән тутырган - Олы Кайбыч кешесе Бәрле елгасы янында берьюлы берничә закон таләбен бозган. Табигать саклау өлкәсендә законнар бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. Корылма һәм су объекты арасындагы ераклык 3 метр тәшкил итә, ә закон нигезендә ара ераклыгы 20 метрдан ким булмаска тиеш. Моннан тыш экологлар гражданнарның Бәрле елгасы янына ирекле үтү мөмкинлеген чикли торган койма кору фактын да ачыкладылар. Тәртип бозуларның икесе РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсенә каршы килә: “Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтү мөмкинлеген тәэмин итүче шартларны үтәмәү”. Шул ук участокта Идел аръягы инспекторлары 28 кв.м мәйданда чүп-чар өеме таптылар. Закон бозучы әлеге факт буенча РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җавапка тартылачак: “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте