Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларының пычрануы, чүплекләр ясалу – Экологик белемнәр көнендә Казан шәһәре Идел буе районының 48нче татар-рус мәктәбендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Табигать турында дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы вәкилләре белән бергә үткәрде. Дәрес кысаларында укучыларга әйләнә-тирә мохитнең төп компонентлары турында һәм табигый байлыкларга рациональ мөнәсәбәт турында сөйләделәр, өлкән сыйныф укучылары төрле дәрәҗәдәге катлаулылыктагы сораулардан торган экологик тест уздылар. “Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләрендә дөньяга экологик карашлар формалаштыру мөһим роль уйный , - диде Юлия Саферова, - #ЭКОяз017 акциясе, “Мәктәп экопатруле” конкурсы һәм Экология министрлыгының башка күп кенә проектлары укучыларга үзләренең гражданлык позициясен күрсәтү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешләрен кертү өчен бик әйбәт мөмкинлекләр бирә”.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте