Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә. Конкурста фотография авторлары – Россия Федерациясенеж 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Эшләрне электрон төрдә 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр Россия Су ресурслары агентлыгының рәсми сайтына җибәрергә кирәк.
“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү – өстенлеккә ия. Җылылык рекуперациясе белән тарта-суыра торган җилләткеч, лифтларда электр энергиясе регенерациясе, тышкы диварларны җылыту өчен таш ватадан эшләнгән плитәләр куллану, түбәнэмиссияле каплаулы тәрәзә пыялапакетлары, җылылык белән тәэмин ителешнең тышкы температура буенча автомат регуляциясе. Болар барысы да 16-катлы 120 фатирлык йортны төзегәндә кулланылган (йорт төзүче - «ЮИТ Казань» ҖЧҖ). Үзенең энергонәтиҗәле һәм экологик программалары өчен ул Россиядә BREEAM стандарты буенча сертификацияләнгәннәрнең берсе.
Бүген Татарстанның Экология министрлыгында экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә кадрларның квалификациясен күтәрү системасында консультация-белем бирү семинары узды. Анда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.
Татарстан педагоглары “Яшел Россия” Гомумроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан оештырылган “Иң яхшы экодәрес” Гомумроссия конкурсында катнашуга чакырыла. Конкурс укытучыларга дәрес үткәрүнең яңа алымнарын эшләүдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирүгә, сәләтле, иҗади эшләүче укытучыларны ачыклауга, укучыларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалауга җәлеп итүгә, әйләнә-тирә мохит торышы, экологик проблемалар турында белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелә.
Бүген Казан шәһәре территориясеннән 3 мең тонна чүп чыгардылар. Авыр үтешле урыннарга – чокыр-ерымнарга һәм урман массивларына аерым игътибар бирелде. Техника узмаган урыннарда кул белән җыйдылар. КамАЗлар, йөк төягечләр, экскаваторлар – Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан йөз берәмлек чамасы техника бүлеп бирелде. Аларга махсус талоннар бирелде, алар буенча бүген «Самосырово» һәм «Возрождение» полигоннары калдыкларны түләүсез кабул итте. Барлыгы 30дан артык санкциясез калдыклар урнаштыру урыны юк ителде.
Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев татар теле һәм әдәбияты буенча II Бөтендөнья онлайн-контроль эшендә катнашты. Министр берничә этапны уңышлы узды: татар телен белүгә тест, Галимҗан Баруди тормышыннан фактларны үз эченә алган тест һәм “Галимҗан Баруди тормышы картасы” белем бирү-танып белү бонус-туры.
Кызыл китапка кертелгән мараллар һәм тимгелле боланнар гаиләләре бүген яңа йортка ия булды. Балык Бистәсе районы питомнигында туган хайваннарны бүген кыргый табигатькә җибәрделәр. “2014 елда Таулы Алтайдан 17 тимгелле болан һәм 24 марал алып кайтылды, - дип сөйли “Кыргый ферма” хуҗалыгы идарәчесе Альберт Камалиев. - Бүгенге көнгә инде аларның баш саны йөздән артык.
26 майда Кар барсы көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәм кешеләрнең игътибарын ирбис популяциясе кимү проблемаларына җәлеп итү максаты белән 2010 елда Алтайда барлыкка килә. Россиянең таулы массивларында яшәүче мәчеләр семьялыгыннан булган бу эре ерткыч имезүчеләрнең саны бүгенге көндә 200 чамасы. Кар барсы Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Халыкара табигать саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән. Югалып баруның төп сәбәбе булып хайваннарның браконьерлар тарафыннан юк ителүе тора, аларны гадәти булмаган төстәге мех җәлеп итә.
Яшь миләшләр, алмагачлар, чия, груша, сирень, карлыган һәм крыжовниклар республиканың йөз балалар бакчасы һәм мәктәбенең территорияләрен бизәячәк. Республика балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында “100 яшел почмак” конкурсы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы һәм #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында игълан ителгән иде. Үз территорияләрен яшелләндерергә теләүчеләр, үткәрелә торган экологик-мәгърифәти эшне тасвирлап, ирекле формада заявка җибәрергә тиеш иде. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп бүген үз участокларын булдыру өчен утырту материалы алдылар.