Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев татар теле һәм әдәбияты буенча II Бөтендөнья онлайн-контроль эшендә катнашты. Министр берничә этапны уңышлы узды: татар телен белүгә тест, Галимҗан Баруди тормышыннан фактларны үз эченә алган тест һәм “Галимҗан Баруди тормышы картасы” белем бирү-танып белү бонус-туры.
“Туган телне яратмыйча, ватанны ярату мөмкин түгел. Ә телне ярату - аның матурлыгын, байлыгын һәм көчен саклау ул. Татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтендөнья онлайн-контроль эше нәкъ менә шуңа юнәлтелгән”, - диде Фәрит Габделганиев.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте