“Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотоконкурсы башланды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә. Конкурста фотография авторлары – Россия Федерациясенеж 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Эшләрне электрон төрдә 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр Россия Су ресурслары агентлыгының рәсми сайтына җибәрергә кирәк.   

Конкурс номинацияләре:

“Пейзажлар” – төп рольне су объектлары уйный торган ландшафт сурәтләре.

“Кешеләр һәм су” – кешеләрнең су объектларындагы яки аларга якын урыннардагы сурәтләре.

“Цивилизация һәм су” – су һәм яр буйлары, күперләр, шәһәр пейзажлары, предприятиеләр, маяк һәм башка гидротехник булмаган техник корылмалар сурәтләре.

“Гидротехник корылмалар” – су һәм плотиналар, гидроэлектростанция, су ташлау, су төшерү һәм су чыгару корылмалары, туннельләр, каналлар, насос станцияләре, суднолар йөри торган шлюзлар, судно күтәргечләр һәм башка гидротехник корылмалар.

“Су – тормыш бишеге” – су объектлары һәм аларда яшәүчеләр сурәтләре.

“Су - стихия буларак” – су объектларындагы табигать стихияләре сурәтләре.

“Су - бала күзлегеннән” – су һәм су объектларының сюжеты чикләнмәгән сурәтләре. 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тарафыннан төшерелгән эшләр катнаша.

“Экологик иминлекне пропагандалау” – тирә-як мохитне саклауны, табигатьне саклау эшчәнлеген, судан файдалану өлкәсендә экологик иминлекне пропагандалый торган сурәтләр. Бу номинациядә коллажлау кулланырга, фотографияләрне компьютерда социаль реклама стилендә эшкәртергә мөмкин.

“Ярларны сакла” – су объектларының яр буе линияләрен чистарту сюжетлары сурәтләре. Ярларны җыештыру буенча оештырылган масштаблы чаралар һәм аерым акцияләр.

Конкурсның нигезләмәсе һәм катнашу кагыйдәләре белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

http://voda.mnr.gov.ru/konkurs/water_treasures_of_russia/

 

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International