Кызыл китапка кертелгән мараллар һәм тимгелле боланнар гаиләләре бүген яңа йортка ия булды. Балык Бистәсе районы питомнигында туган хайваннарны бүген кыргый табигатькә җибәрделәр. “2014 елда Таулы Алтайдан 17 тимгелле болан һәм 24 марал алып кайтылды, - дип сөйли “Кыргый ферма” хуҗалыгы идарәчесе Альберт Камалиев. - Бүгенге көнгә инде аларның баш саны йөздән артык. Быел 20-30 баш күләмендә бозаулау көтелә”. Бүген чыгарып җибәрелгән мараллар һәм боланнар Татарстанда туган. Алар әйләнә-тирә мохит шартларына тулаем җайлашкан дип ышандыра белгечләр. Камалиев сүзләре буенча, маралларның туган җирләренә әйләнеп кайта торган үзенчәлекләре бар. Татарстанда туган һәм үскәннәре монда торып та калачак. Татарстан фермерлары тәҗрибәне Германиядә, Чехиядә, Европа һәм Мәскәүдә өйрәнгән.
“Кыргый табигатьне саклау бурычы Экология елы алдыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан да, Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской тарафыннан да куелды, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров. – Әлеге бурычларны тормышка ашыру кысаларында бүген мараллар һәм боланнар гаиләләре табигатькә чыгарылды. Алар республиканың үзәк өлешендә Кама елгасының уң як ярында урнашкан Шомбыт заказнигы территориясендә приют табачаклар. Проект урманнарда биокүптөрлелекне саклау, Кызыл китапка кертелгән хайваннар популяциясен арттыру мөмкинлеге бирәчәк”.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев әлеге проектны гамәлгә ашыру районда яшәүчеләр өчен яңа эш урыннары ачу мөмкинлеген бирүен билгеләп үтте. Якындагы елларда муниципаль берәмлектә экологик туристлык кластерын үстерергә планлаштыралар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте