Миләшләр, алмагачлар, чияләр мәктәп һәм балалар бакчаларының территорияләрен бизәячәк. Экология министрлыгы “100 яшел почмак” конкурсына йомгак ясады

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Яшь миләшләр, алмагачлар, чия, груша, сирень, карлыган һәм крыжовниклар республиканың йөз балалар бакчасы һәм мәктәбенең территорияләрен бизәячәк. Республика балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында “100 яшел почмак” конкурсы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы һәм #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында игълан ителгән иде. Үз территорияләрен яшелләндерергә теләүчеләр, үткәрелә торган экологик-мәгърифәти эшне тасвирлап, ирекле формада заявка җибәрергә тиеш иде. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп бүген үз участокларын булдыру өчен утырту материалы алдылар.

“100 яшел почмак” конкурсының максаты:

-​ балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү;

-​ балаларда табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәсбәт тәрбияләү;

-​ үсемлекләр турында белемнәрне киңәйтү;

-​ хезмәт күнекмәләре формалаштыру;

-​ ата-аналарны һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен акцияләрдә катнашуга һәм бергәләп үткәрүгә җәлеп итү;

-​ балалар бакчалары һәм мәктәпләр территорияләрен яшелләндерү.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров билгеләгәнчә, балаларның экологик тәрбиясе бала көн саен очраша торган иң якын әйләнә-тирә объектлары белән танышудан башлана. Үсемлекләрнең һәм агачларның үсү һәм үзгәрү процессын күзәтү балаларның әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә булган кызыксынуларын арттыра. Шундый гамәли эшчәнлек ярдәмендә балалар туган якның табигый объектларының кадерен ныграк белергә һәм саклап тотарга өйрәнәчәкләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International