26 майда Кар барсы көне билгеләп үтелә. Экологик бәйрәм кешеләрнең игътибарын ирбис популяциясе кимү проблемаларына җәлеп итү максаты белән 2010 елда Алтайда барлыкка килә. Россиянең таулы массивларында яшәүче мәчеләр семьялыгыннан булган бу эре ерткыч имезүчеләрнең саны бүгенге көндә 200 чамасы. Кар барсы Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Халыкара табигать саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән. Югалып баруның төп сәбәбе булып хайваннарның браконьерлар тарафыннан юк ителүе тора, аларны гадәти булмаган төстәге мех җәлеп итә.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан кар барсларының саны кимү проблемасына аерым игътибар бирелә. Экология министры Фәрит Габделганиев биокүптөрлелекнең бу сирәк төрен саклау зарурлыгын искәртте, чөнки якындагы 10-20 ел эчендә барсларның Россия территориясеннән югалып бетү куркынчы бар. Бу проблеманы хәл итү өчен, республика территориясендә кар барсын реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау буенча төбәкара үзәк оештырылачак. Үзәкне оештыру буенча төп эшләр Экология елында башкарылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте