Бүген Татарстанның Экология министрлыгында экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә кадрларның квалификациясен күтәрү системасында консультация-белем бирү семинары узды. Анда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул Министрлык тарафыннан, экологик иминлек өчен җавап бирә торган төрле компанияләр хезмәткәрләренең белем сыйфатын күтәрү максатында, табигый системаларны саклауга һәм торгызуга, әйләнә-тирә мохит сыйфатын тәэмин итүгә, үсеп тора торган икътисадый активлык шартларында хуҗалык эшчәнлегеннән килгән экологик зыянны бетерүгә юнәлтелгән семинарлар үткәреләчәген әйтте. Бүген түбәндәге темалар каралды:
- әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә алу;
- калдыклар барлыкка килү нормативлыры һәм аларны урнаштыруга лимитлар проектлары. Калдыклар барлыкка килү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру турында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан тапшырыла торган хисаплылык һәм башкалар.
Семинар тәмамланганнан соң, анда катнашучылар белгечләргә сораулар бирде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте