Татарстан педагоглары “Яшел Россия” Гомумроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан оештырылган “Иң яхшы экодәрес” Гомумроссия конкурсында катнашуга чакырыла. Конкурс укытучыларга дәрес үткәрүнең яңа алымнарын эшләүдә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирүгә, сәләтле, иҗади эшләүче укытучыларны ачыклауга, укучыларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалауга җәлеп итүгә, әйләнә-тирә мохит торышы, экологик проблемалар турында белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелә.
Конкурс ике этапта уза:
Беренче этапта катнашучылар дәрес үткәрү буенча методик эшкәртмәләрен презентация формасында яки видеофайл форматында, 2017 елның 1нче сентябреннән соңга калмыйча, konkurs@genyborka.ru электрон почтасына “ Конкурс - иң яхшы экодәрес”билгесе белән җибәрәләр.
Икенче этапта жюри карары буенча иң күп баллар җыйган эшләр “Яшел Россия” Гомумроссия экологик хәрәкәтенең www.genyborka.ru сайтында урнаштырыла, анда халык тавыш бирүе буенча җиңүче билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр оештыручының сайтында 1нче ноябрьдә басылачак. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2017 елның декабрендә булачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте