Бүген Казан шәһәре территориясеннән 3 мең тонна чүп чыгардылар. Авыр үтешле урыннарга – чокыр-ерымнарга һәм урман массивларына аерым игътибар бирелде. Техника узмаган урыннарда кул белән җыйдылар. КамАЗлар, йөк төягечләр, экскаваторлар – Татарстан оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан йөз берәмлек чамасы техника бүлеп бирелде. Аларга махсус талоннар бирелде, алар буенча бүген «Самосырово» һәм «Возрождение» полигоннары калдыкларны түләүсез кабул итте. Барлыгы 30дан артык санкциясез калдыклар урнаштыру урыны юк ителде.
Табигать саклау законнарын бозучылар җәзасыз калмаячак. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча административ материаллар төзелде: Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү.
Калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарын ачыклау һәм юк итү буенча мероприятиеләр санитар-экологик икеайлык кысаларында дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте