ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Өй телефоны, чәчәк вазасы, борынгы самовар һәм чәчәк түтәле формасындагы яктырткычлар. Яраксызга әйләнгән материалдан эшләнгән 30дан артык гадәти булмаган эшләнмә Бөгелмәдә ЭКОкүргәзмәдә күрсәтелде. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында шәһәрдә “Чүп-чарга икенче тормыш” дигән конкурс узды.


23
июнь, 2017 ел
җомга

Бу елда кайнар экологик нокталар инветаризациясе үткәреләчәк һәм тупланган зыян объектлары реестрын формалаштыру буенча эш башланачак. Бу турыда Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской хәбәр итте. Министр аңлатуынча, андый объектларны ликвидацияләү “Чиста ил” проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак, - дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы матбугат-хезмәте.

“Геологик разведкалауга чыгымнар – дәүләт бюджетының тотрыклылыгына инвестиция ул. 2016 елда геологоразведканы финанслау 320 млрд сумнан артып китте. Дәүләт инвестицияләренең өлеше 8% тәшкил итте”. Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской шундый мәгълүматлар китерде.

“Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында казанлылар 2 тоннадан артык макулатура җыйды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә табигать саклау мероприятиесенә йомгак ясадылар.

Әлмәт мәктәпләре укучылары Экология елына багышланган экологик квестта катнаштылар. Укучылар өчен интерактив уенны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Мероприяятие кысаларында балалар төрле станцияләрне узды, аларда экология, биология һәм туган якны өйрәнү буенча биремнәр үтәделәр.

Татарстан мәктәпләре укучылары җәйге каникуллар чорында туган якның су ресурслары белән таныша алачак. Республикада «H2O» белем бирү проекты старт алды, аның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгы тора.

Әлмәт сулыкларына 3 тонна балык җибәрделәр. Экологлар сүзләре буенча, карплар, хан балыклары һәм ак амурлар сулыклар өчен чын санитарлар булып тора, алар суүсемнәрне ашый һәм суны чиста итеп саклый.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай гимназиясе каршындагы “Олимпиец” мәктәп яны лагеренда Яшь эколог көне узды. Балалар өчен чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Алар балаларны профессиональ экологларның – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе инспекторларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, табигать саклау мероприятиеләре һәм акцияләре турында сөйләделәр, идарә буенча экскурсия үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мәләкәс елгасының яр буе полосасы буенча велосипедларда рейд үткәрде. Беренче көнне экологлар яр полосасын Казан проспектыннан алып Г.Тукай исемендәге Яр буеның азагына кадәр тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International