Татарстан мәктәпләре укучылары җәйге каникуллар чорында туган якның су ресурслары белән таныша алачак. Республикада «H2O» белем бирү проекты старт алды, аның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгы тора. Күчмә күргәзмә республиканың белем бирү учреждениеләре буйлап сәяхәт итәчәк һәм укучыларны Татарстан территориясе буйлап ага торган елгалар, аларның үзенчәлекләре, флорасы һәм фаунасы белән таныштырачак. Яшел Үзән районының Осиново авылында В.В.Карпов исемендәге лицейда күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова катнашты. Ул мондый мероприятиеләрнең үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. Алар укучыларга туган төбәкнең су ресурслары турында күзаллау формалаштырырга һәм табигать дөньясына һәм тулаем әйләнә-тирә дөньяга сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләргә булышалар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте