Кәгазьгә тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында казанлылар 2 тоннадан артык макулатура җыйды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә табигать саклау мероприятиесенә йомгак ясадылар. Әлеге акциянең халыкка экологик тәрбия бирүдәге ролен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова билгеләде.Ул казанлылар арасында акциянең елдан-ел популярлаша баруы турында әйтте. Өч ел дәвамында катнашучылар саны һәм җыелган макулатура массасы арта бара. Табигый ресурсларны саклауга республика халкының битараф булмавы куандыра.
Мероприятиене оештыручылар әйтүенчә, быел макулатура җыю игелекле максатларда үткәрелә. Макулатура җыюдан җыелган акчалар “Зәкать” фондына, каты авыручы балаларны дәвалауга җибәреләчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте