“Геологик разведкалауга чыгымнар – дәүләт бюджетының тотрыклылыгына инвестиция ул. 2016 елда геологоразведканы финанслау 320 млрд сумнан артып китте. Дәүләт инвестицияләренең өлеше 8% тәшкил итте”. Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской шундый мәгълүматлар китерде. “Россиянең табигый ресурслары - экологик системаның да, икътисадый системаның да аерылгысыз компоненты. Һәм безнең аларны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм рациональ файдалануыбызга Россия икътисады үсеше перспективалары һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфаты бәйле”, - дип цитаталый РФ Табигать министрлыгы матбугат хезмәте. Соңгы өч елда дөньяда геологиягә чыгымнар 2,5 такырдан артыгракка кимеде. Нәтиҗәдә файдалы каты казылмаларга дөньякүләм геологразведкада Россиянең өлеше 60%тан күбрәккә артты. Министр 2017 елда, ким дигәндә, шушы дәрәҗәне саклау көтелгәнен әйтте. Бу өлкәгә инвестицияләр соңгы 5 елда Россиядә 225 углеводрод чималы ятмалары һәм 310 чамасы файдалы каты казылмалар ачуга китерде. Нефть запаслары үсеше ел саен чыгару дәрәҗәсеннән 1,2 тапкыр югарырак булды, табигый газ буенча – 1,5 тапкыр диярлек, файдалы каты казылмаларның төп төрләре буенча: молибден – 4,5 тапкыр, никель – 3 тапкыр диярлек, бакыр – 2 тапкыр, алтын буенча – 1,3 тапкыр югары. Аукцион һәм конкурслардан гына да бюджетка керемнәр 2016 елда 55 млрд сумнан күбрәк булды.
Бүгенге көнгә “Минерал-чимал базасын торгызу” программасы күрсәткечләре актуальләштерелгән, шулай ук 2030 елга кадәр Минерал-чимал куркынычсызлыгы стратегиясе проекты эшләнгән. 30 елга беренче мәртәбә углеводород чималы запасларының яңа классификациясе гамәлгә кертелде. Бер үк вакытта техник һәм проект документациясен әзерләү һәм килешендерү системасы бетерелде. 5 меңнән артык лицензияне актуальләштерү төгәлләнде, файдалы казылмалар күренешләре федераль әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан чыгарылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте