Азнакайда Яшь эколог көне узды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Азнакай гимназиясе каршындагы “Олимпиец” мәктәп яны лагеренда Яшь эколог көне узды. Балалар өчен чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Алар балаларны профессиональ экологларның – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе инспекторларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, табигать саклау мероприятиеләре һәм акцияләре турында сөйләделәр, идарә буенча экскурсия үткәрделәр. Укучыларда Экология министрлыгы каршындагы лаборатория аеруча зур кызыксыну уятты, анда атмосфера һавасына, туфрак һәм суга анализлар үткәрелә. Балалар иң гади тәҗрибәләрне үткәрә алды һәм пычраткыч матдәләрнең әйләнә-тирә мохит торышына йогынтысы турында белделәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый мероприятиеләр балаларны җәмгыятьтәге тормышка адаптацияләү һәм аларны социальләштерү буенча эш оештыруның нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора. Алар күзәтүләр үткәрергә, табигать күренешләрен өйрәнергә, экологик лабораториянең функциональ билгеләнеше белән танышырга мөмкинлек бирә. Мондый чаралар, шәхескә юнәлтелү ягыннан караганда, эчке дөньяның эстетик үсеше һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру өчен шартлар тудыра, иҗади шәхесне, фикерләүне стимуллаштыра, экологик культура нигезләре формалаштыруга булыша. Яшь эколог көне үсеп килүче буында дөньяга экологик карашлар формалаштыру һәм укучыларга професииональ юнәлеш бирү максатында үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International