Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.
Аксубайда “Уяну” III экологик фестивале узды. Ул районда һәр елны үткәрелә һәм олылар һәм балалар арасыннан үзенә күпсанлы катнашучылар җәлеп итә торган традицион гаилә бәйрәменә әверелде. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.
Конфедерация Кубогы алдыннан Казанда, шәһәрнең Киров районында (Осиново бистәсе) урнашкан атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станциянең яңартылган посты эшли башлады.Түбәндәге күрсәткечләр буенча хроматографик анализлар мөмкинлекләре киңәйтелде: бензол, этилбензол, изопроприл, фенол һәм стирол.
Шундый таләпләрне эченә алган ““Ау турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган: www.regulation.gov.ru.
Бүген бөтен Татарстан территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ачык ишекләр көне” үтте. “Мондый мероприятиеләр халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә эш итәргә һәм Татарстан кешеләрен нинди мәсьәләләр борчыганын аңларга мөмкинлек бирә.
Бүген Казандагы ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа блокны төзүнең икътисадый параметрларны шактый яхшыртырга һәм электр энергиясе базарында конкуренциягә сәләтле булырга мөмкинлек бирә торган уникаль проект икәнлеген билгеләп үтте. Россиядә мондый параметрларга һәм егәрлеккә ия булган җайланма хәзерге вакытта бердәнбер.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасының яр буе территориясен һәм төбен чистарту буенча масштаблы акция узды. Шунда ук Рус географик җәмгыятенең фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов билгеләп үткәнчә, мероприятие зур мәгърифәти әһәмияткә ия: “Җыештыруга мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар килде. Экологик белем бирү Экология министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора”.
Идел елгасы аквториясенең Займище бистәсе районында су асты аучылыгы спорты буенча Россия ДОСААФының 90-еллыгына багышланган ярышлар старт алды. Мероприятиенең оештыручылары булып Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Су асты эшчәнлеге федерациясе, ТР ДОСААФ, “Татарстан Республикасы Диңгез җыены” ҖЧҖ тора.