Яраксызга әйләнгән материалдан гадәти булмаган яктырткычлар. Экология елы кысаларында Бөгелмәдә “Чүп-чарга икенче тормыш” дигән ЭКОкүргәзмә узды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Өй телефоны, чәчәк вазасы, борынгы самовар һәм чәчәк түтәле формасындагы яктырткычлар. Яраксызга әйләнгән материалдан эшләнгән 30дан артык гадәти булмаган эшләнмә Бөгелмәдә ЭКОкүргәзмәдә күрсәтелде. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында шәһәрдә “Чүп-чарга икенче тормыш” дигән конкурс узды. Мероприятиедә катнашучыларның әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлешен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бәяләде. Алар конкурста катнашучыларның үз үрнәкләре белән табигый ресурсларга сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтүләрен билгеләде. Эшләнмәләрне ясаганда, алар яраксызга әйләнгән материал файдаланган, шулай итеп чүп-чарга икенче тормыш биргәннәр. Һәм көнкүреш калдыгына әйләнергә мөмкин булган әйберләр бүген “Кирәкле уникаль предмет” исеме алды.

Күрсәтелгән эшләнмәләрнең гадәти түгеллеген һәм оригинальлеген күргәзмәгә килүчеләр бәяләде. Алар гадәти булмаган яктырткычларның өй интерьеры өчен менә дигән бизәгеч була алуы турында әйттеләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International