Яр Чаллы инспекторлары чисталыкны велосипедларда күзәтә. Кама буе регионында ЭКОвелопатруль старт алды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мәләкәс елгасының яр буе полосасы буенча велосипедларда рейд үткәрде. Беренче көнне экологлар яр полосасын Казан проспектыннан алып Г.Тукай исемендәге Яр буеның азагына кадәр тикшерделәр. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча берничә административ беркетмә төзелде: “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”. Төп игътибар эре оешмалар урнашкан яр участокларына ясалачак, ди экологлар, чөнки нәкъ менә предприятиеләр төп пычрату чыганагы булып тора. Су объектларына антропоген йогынтылар зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчүгә сәбәп булып тора, алар черегәндә агулы, бу балыклар үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сулыкларга пычраткыч агынты суларның эләгүен булдырмау буенча җитди эш алып бару бик мөһим, дип билгеләде экологлар.

Мондый рейдлар Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан велосезон тәмамланганчы үткәреләчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International