Быел Россия Табигать министрлыгы тупланган зыян объектлары реестрын формалаштыра башлаячак

2017 елның 23 июне, җомга

Бу елда кайнар экологик нокталар инветаризациясе үткәреләчәк һәм тупланган зыян объектлары реестрын формалаштыру буенча эш башланачак. Бу турыда Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской хәбәр итте. Министр аңлатуынча, андый объектларны ликвидацияләү “Чиста ил” проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак, - дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы матбугат-хезмәте. Проект паспорты белән 2017 елда 20 регионда 25 мероприятие үткәрү каралган. Проект шулай ук санкциясез чүплекләр барлыкка килүгә һәм аларны юк итүгә иҗтимагый контроль системасы булдыруны да күздә тота. НДТ турында закон нигезендә технологик нормалаштыру турында сөйләп, Донской документның комплекслы характерда булуын, экологик күзәтчелек һәм контрольне, экологик экспертизаны, нормалаштыруны, экологик бизнесны стимуллаштыруны һәм икътисадны экологик модернизацияләүне камилләштерүгә юнәлтелгәнлеген аерып әйтте.

“Хәзер 2019 елдан реформа стартына әзерлек бара. Без законнарга үзгәреш кертү буенча эшлибез - комплекслы рөхсәтләр бирү тәртибе һәм чыганакларны өзлексез контроль приборлары белән җиһазлау. Эшне агымдагы елда төгәлләргә планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте ул. Моннан тыш, җыелма исәпләрне һәм предприятиеләрнең чыгармаларын нормалаштыруда аларның нәтиҗәләрен исәпкә алуны закон белән җайга салу кертелә. Хәзерге вакытта Министрлык тиешле закон проектын эшли.

Министр шулай ук 2016 елда Ростабигать күзәтчелеге тарафыннан региональ хакимиятләр белән берлектә предприятиеләрне исәпкә кую һәм экологик куркынычлык категорияләре бирү буенча эш алып барылганлыгы турында информация бирде. “Бүгенге көнгә 670 меңнән артык заявка керде, исәпкә кую турында 130 меңгә якын таныклык бирелде. Алардан 5 меңнән артык объект I категорияле куркынычлыклы объектларга кертелде. Бу мәгълүматлар нигезендә якын араларда 300 пилотлы предприятие исемлеге формалаштырлачак. Тиешле поручение Ростабигать күзәтчелегенә бирелде”, - диде Сергей Донской.

2017 елда РФ Хөкүмәтенә Дәвалау-сәламәтләндерү җирлекләрендә һәм курортлар эчендә төзелә торган объектларга экоэкспертиза кертү турында закон проектын кертү, шулай ук төзелеш барышында экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеген күтәрү планлаштырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International