Су объектларына чыгарыла торган агынтылар сыйфатына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан даими контроль алып барыла. Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан бу ел башында Шушма елгасында агынтыларның пробасы алынган иде. Шул чакта фосфат һәм нитрит күрсәткечләренең концентрацияләрнең рөхсәт ителгән иң зур чиктән артканлыгын, ә кайбер химик күрсәткечләрнең бу чиккә якынлашканлыгын ачыкладылар. Табигый суның сыйфаты начараю «Арча» ҖЧҖ (Балтач МСК) бүлекчәсе тарафыннан агынты сулар чыгарыла торган участоктан түбәндәрәк күзәтелә иде. Су объектыннан билгеләнгән шартларны (РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.6 маддәсе) бозып файдаланган өчен административ тәртип бозу турында беркетмә төзеделәр һәм аны төзәтү турында күрсәтмә бирделәр.
Күрсәтмәне үтәү өчен, Балтач май-сөт комбинатында яңа җиһаз куелды. Канализация чистарту корылмалары мәйданчыгында М-Комби (НС) Ж (май сөзгеч) комплексы урнаштырылды. М-Комбига килә торган агынты сулар көчле механик чистарту уза. Өстәмә чаралар агынты суларны ПДК нормаларына туры килә торган хәлгә китерү мөмкинлеге бирде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте