Түгәрәк өстәл янында очрашу, интеллектуаль экологик уеннар һәм мастер-класслар. Кырымның һәм Татарстанның ЭКО волонтерлары тәҗрибә һәм белем уртаклаша. Бу көннәрдә Татарстан Республикасының “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары визит белән Кырымда. Ике республика арасында үзара экологик хезмәттәшлеккә старт быел яз көне Казанда бирелгән иде. Тәҗрибә уртаклашуны Бахчасарайда дәвам иттеләр. Биредә “ЧистаБулыр” хәрәкәте тарафыннан экологик темага берничә чара үткәрү планлаштырыла. Очрашуның беренче көнендә Бахчасарай төзелеш, архитектура һәм дизайн колледжы базасында экологик мәгариф буенча занятиеләр узды. Студентлар кейслар чиште, экологик каплар модельләре эшләделәр, табигать саклау мероприятиеләре уздыру өчен идеяләр тәкъдим иттеләр. Татарстан волонтерларының эше кырымлы коллегаларда кызыксыну уятты.
Визит барышында чаралар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бахчасарай районы мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә ЭКОзанятиеләр узачак, түгәрәк өстәл кысаларында район администрациясе һәм урман хуҗалыгы вәкилләре белән очрашу оештырылачак, ә йомгаклау көннәрендә Экология көне үткәрү планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте