7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.
Конкурсның идеясе түбәндәгедән гыйбарәт: мобиль телефоны булган һәр укучы укудан буш вакытында чүплекләрне фотога төшереп, ул фотографияләрне Татарстан Республикасы Информатизация һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә ала, анда һәр укучы буенча, сыйныф буенча, мәктәп буенча һәм муниципалитетлар буенча статистика формалаша. Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары тарафынан күзәтчелек чаралары күрелә, укучы балл һәм чүплекнең ликвидацияләнүе турында фотография беркетелгән хәбәр ала. Конкурсны үткәрү өчен мәгълүмати-техник мәйданчык сыйфатында мобиль телефоннар өчен iOS яки Android операция системалары базасында фото яки видеохәбәрләр җибәрү өчен кушымта булдырылды һәм эшли. Әлеге мобиль кушымта ярдәмендә һәр мәктәп укучысы, https://edu.tatar.ru/ порталында шәхси кабинеты логинын файдаланып, Конкурста теркәлү мөмкинлегенә ия.
Конкурста мәктәпләрнең 1 – 11 сыйныфлары укучылары катнаша. Конкурсның максатлары:
- Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын әйләнә-тирә мохит торышын яхшырту буенча гамәли эшкә җәлеп итү;
- халыкка электрон төрдә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру;
- Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларында актив тормыш позициясе тәрбияләү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте