Казан укучылары Бөтенроссия яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр конкурсының шәһәр этабында катнаша ала

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2нче октябрьдән Бөтенроссия яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул итү башлана. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Казан белем бирү учреждениеләренең 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

Конкурсның номнацияләре:

14тән 18гә кадәр яшьтәге укучылар өчен:

- «Агроэкология» (үсемлекчелек һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендә эзләнүләр);

- «Умырткалы хайваннар зоологиясе һәм экологиясе» (кыргый табигатьтә яшәүче балыклар, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләр буенча эзләнүләр);

- «Умырткасыз хайваннар зоологиясе һәм экологиясе» (кыргый табигатьтә яшәүче суалчаннар, моллюсклар, кысласыманнар, бөҗәкләр һәм үрмәкүчсыманнар буенча эзләнүләр);

- «Зоотехния һәм ветеринария» (терлекчелек, кошчылык, балык үрчетү эше, умартачылык, кыргый хайваннарны асрап тоту һәм үрчетү өлкәсендә эзләнүләр);

- «Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе» (кыргый үсемлекләрнең, гөмбәләр һәм лишайникларның биологик һәм экологик үзенчәлекләрен өйрәнү);

- «Кеше экологиясе һәм аның сәламәтлеге» (әйләнә-тирә мохит факторларының кеше организмына, аның сәламәтлегенә йогынтысы буенча эзләнүләр);

- «Экологик мониторинг» (су, һава яки туфрак мохите сыйфаты физика, химия алымнарын куллану юлы белән яисә биоиндикация алымнары ярдәмендә анализлана торган эзләнүләр);

- «Ландшафт экологиясе һәм экосистемаларны комплекслы тикшерүләр» (географик ландшафтларны экологик тикшерү эшләре).

12 – 13 яшьлек укучылар “Яшь эзләнүчеләр” номинациясендә катнаша ала (табигать фәннәре өлкәсендәге экологик эчтәлекле өйрәнү-эзләнү эшләре).

Иң яхшы конкурс эшләре түбәндәге критерийлардан чыгып сайланачак:

1. Максат һәм бурычлар куелышы, эзләнү темасының актуальлеген нигезләү;

2. Методиканы сайлауның нигезлелеге;

3. Җыелган материалның җитәрлек булуы;

 4. Материалны эшкәртү һәм аңлауның тирәнтенлеге, әдәбият файдалану;

5. Практик әһәмият;

6. Нәтиҗәләрнең әһәмияте һәм нигезлелеге;

7. Тышкы күренеш сыйфаты.

Шәһәр этабында катнашучылар барысы да катнашучы таныклыгы алачак. Конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләр грамота белән бүләкләнәчәк, ә аларның эшләрен конкурсның киләсе этабына җибәрәчәкләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International