Кайбыч районында законсыз карьер таптылар. Олы Кайбыч авылында каты көнкүреш калдыклары полигоны янәшәсендәге территориядә экскаваторлар җир асты байлыклары чыгара. Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылмаларның (карбонатлы токымнар һәм балчык) тиешле лицензиясез чыгарылуын ачыклады. Белгечләрнең оператив эше аркасында, җир асты байлыкларына зыян китерелми калды. Карьер шунда ук рекультивацияләнде. Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану факты буенча закон бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3. маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте