“Безнең табигать” экологик халык контроле федераль мәгълүмат системасы статусы алды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Безнең табигать” («Наша природа») халык контроле системасы федераль мәгълүмат системасы статусы алды. Тиешле карарны Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев имзалады. Әлеге система Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан иҗтимагый контроль, актуаль мәсьәләләр мониторингы, халык фикерен өйрәнү һәм ике яклы элемтә булдыруның нәтиҗәле механизмын булдыру максатында эшләнгән. Гражданнар Интернет-портал яисә мобиль кушымта ярдәмендә хакимият органнарына санкциясез чүплекләр, су объектларын пычрату фактлары, урманнарны законсыз кисү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә башка хокук бозулар турында, аларны фото яки видеоматериал белән раслап, хокук бозуның төгәл урынын күрсәтеп, мәгълүмат бирә алалар. Дәүләт һәм мунципаль хакимият органнары гражданның мәгълүматын алалар һәм хокук бозу факты расланган очракта, билгеләнгән компетенцияләре кысаларында, әлеге хокук бозуны ликвидацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыралар. Интернет-порталдан файдаланучы ликвидация нәтиҗәләре турында үзенең шәхси кабинеты аша яки смс-хәбәр итү аша мәгълүмат ала һәм федераль, региональ яки җирле дәрәҗәдәге вәкаләтле хакимият органнарының эшен бәяләргә мөмкин. Хәзерге вакытта “Безнең табигать” дәүләт мәгълүмат системасы Россиянең 9 пилот регионында апробация уза.

Татарстан Республикасында 2012 елдан бирле “Халык контроле” мәгълүмат системасы эшли, ул табигать саклау өлкәсендәге хокук бозулар турында фото теркәп һәм тасвирлап хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Гариза бирүче закон бозуның бетерелгәнлеге турында фото беркетелгән җавапны 30 көн эчендә ала.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен, республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларның барлык фактлары турында (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкциясез чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату турында) хәбәр итәргә мөмкин:

-  (843)267-68-67 телефоны буенча;

-   eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабулиятендә;

- WhatsApp һәм Telegram  өстәмә элемтә каналлары буенча +79872169779 номерына;

- “Халык контроле” системасында («Народный контроль» категория «Экология»);

- «Школьный эко-патруль» (“Мәктәп экопатруле”) мобиль кушымтасы буенча.

Табигать саклау өлкәсендә закон бозулар турында, фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат җибәргән өчен, Министрлыкта акчалата түләүләр бирелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International