Татарстанда файдаланылган батарейкаларны җыю өчен контейнерлар кую буенча проект әзерлиләр

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли, бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектны 2017 елда башлап җибәрү планлаштырыла. Ул берничә этаптан торачак: файдаланылган батарейкаларны җыю, туплау, транспортта җибәрү һәм утильләштерү. Урналар Казанда җәмәгать урыннарында урнаштырылачак. Хәзер мондый проект Әлмәттә уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Шәһәрнең төрле белем бирү учреждениеләрендә һәм предпиятиеләрендә 150 махсуслаштырылган контейнер урнаштырылган.

Ел саен барлыкка килә торган калдыкларның саны арта, гамәлдәге полигоннарның ресурслары кимү темпы үсә баруын исәпкә алып, хәзерге вакытта калдыклар белән эш итү, аерым алганда, калдыкларны, шул исәптән куркыныч калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү мәсьәләләре актуаль булып тора. Калдыклар турында законнарның яңа нигезләмәләре буенча, Татарстан Республикасында калдыклар белән эш итү инфраструктурасын үстерү киләчәктә калдыклар белән, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә Татарстан Республикасының территориаль схемасы нигезендә гамәлгә ашырылачак, ул каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлекнең муниципалитетлар арасында интеграциясен һәм региональ операторлар эшчәнлеге зоналарын формалаштыруны күздә тота. Территориаль схемалар кысаларында каты коммуналь калдыкларны җыю объектларын модернизацияләү, утиль чималны җыю пунктлары төзү һәм калдыкларны аерым җыю өчен махсус модульләр кую ниятләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International