Казанда Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына делегатлар сайлау буенча территориаль конференция узды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты. Конференция кысаларында ТР Экология министрлыгы тарафыннан республикада экологик иминлекне тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыру турында сөйләделәр. Экология елы кысаларында табигый ресурсларны саклауга дәүләт инспекторлары тарафыннан көчәйтелгән контроль алып барыла. Экологларның оператив эше ярдәмендә быел 5600дән артык закон бозу ачыкланды, аларның 96%тан артыгы төзәтелде. Аерым игътибар су саклау зоналарындагы күзәтчелек чараларына бирелә. Комплекслы эш нәтиҗәсендә яр буе полосаларын рөхсәтсез биләп алуның 200 факты ачыкланды, 126 административ материал төзелде. Республиканың су ресурсларын саклау максатында, сулыкларга балыклар җибәрү һәм сулыклар янында агачлар утырту буенча чаралар үткәрелә. Фәрит Габделганиев күзәтчелек органнары эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып җир асты байлыкларыннан законсыз файдалануны булдырмау торганлыгын аерып атады. Су объектында лицензия шартлары үтәлешен контрольдә тоту максаты белән, Россиядә беренче тапкыр Татарстан Республикасы территориясендә казылмалар чыгаручы техника ГЛОНАСС 112 бердәм мәгълүмат системасына тоташтырылды. Фәрит Габделганиев Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан республиканың табигый ресурсларын контрольдә тоту көчәйтеләчәген әйтте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте