Татарстан китапханәләре “Яшьләр өчен нәтиҗәле экологик-мәгърифәти китапханә тәҗрибәләре” Бөтенроссия интернет-конкурсында катнаша ала

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

“Яшьләр өчен нәтиҗәле экологик-мәгърифәти китапханә тәҗрибәләре” Бөтенроссия интернет-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә, аның оештыручысы булып В.М. Кубанев ис. Воронеж өлкә яшүсмерләр китапханәсе тора. Россия Федерациясе регионнарында һәм муниципаль берәмлекләрендә яшьләр белән эшли торган китапханәләр катнаша ала.

Катнашу өчен, 30 ноябрьгә кадәр эшне электрон презентация рәвешендә конкурсны оештыручының электрон адресына җибәрергә кирәк: nmo_voub@mail.ru. Катнашучылар китапханәләрдә яшьләр өчен кулланыла торган инновацион экологик-мәгърифәти тәҗрибәләрне тасвирларга тиеш.

Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:

- интернет-конкурсның темасына, максат һәм бурычларына туры килү;

- тапшырылган материалның темалары актуальлеге, аның заманча профессиональ таләпләргә туры килүе;

- тапшырылган материалның яңалыгы һәм оригинальлеге;

- практик әһәмияте;

- материал эчтәлегенең бөтенлеге, мантыйклы һәм структуралы булуы;

- тапшырылган материалларның эшләнеш-бизәлеш сыйфаты.

Йомгаклар 2017 елның декабрендә ясалачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://oubvrn.ru/index.php/component/k2/item/286-internet-konkurs-effektivnye-ekologo-prosvetitelskie-bibliotechnye-praktiki-dlya-molodezhi

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International