Экологик мастер-класслар, бүләкләр ярминкәсе, танып-белүле уеннар һәм викториналар. Яр Чаллыда “Экоишегалды” бәйрәме узды. Бөтенроссия проекты кысаларындагы чараны “Чистый лист” хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм шәһәр администрациясе белән берлектә оештырдалар. Экологик бәйрәмнәр сериясенә старт 46 комплекста ишегалдында бирелгән иде. Биредә чүп-чарны ничек дөрес итеп сортларга аерырга, кабат эшкәртелгән чималдан нәрсәләр алырга мөмкин икәнлеге һәм нинди калдыкларның кабат эшкәртелүгә алынмавы турында сөйләделәр. Проект кысаларында кәгазь, пластик һәм металллны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырдылар. Бу чүплекләргә эләгә торган чүп-чар күләмен киметергә һәм шәһәрдә яшәүчеләрне калдыкларга кыйммәтле икенчел чимал чыганагы итеп карарга өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
“Экоишегалды” – гомумроссия проекты, ул үз ишегалларында һәм үз шәһәрләрендә калдыкларны аерым җыю культурасын һәм тәҗрибәсен алга сөрү белән даими нигездә шөгыльләнергә әзер кешеләрнең бергәлекләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Яр Чаллыда проектны оештыручылар “Экоишегалды” бәйрәмен автошәһәрнең һәр районында үткәрергә планлаштыралар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте