ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Ютазы районы предприятиеләреннән берсенең баш инженерына чит илгә чыгу тыелды. Моның сәбәбе булып 20 мең сум күләмендә түләнмәгән бурыч тора. Вазыйфаи затка штраф төрендәге административ җәзаны, файдалы каты казылмалар чыгарганда җир астыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүматларны (2-ЛС формасы) үз вакытында тапшырмаган өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләде.

2018 елның 2-7 ноябрендә Томск политехника университеты базасында студентларның һәм яшь галимнәрнең академик Михаил Усов исемендәге “Геология һәм җир асты байлыкларын үзләштерү проблемалары” XXII Халыкара фәнни симпозиумы узачак. Чара академик Владимир Обручевның 155-еллыгына, Себер тау-геология мәктәбенә нигез салучы академик Михаил Усов тууга 135 ел һәм Себердә беренче тау инженерлары чыгарылуның 110-еллыгына багышлана.

18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.

Казанның мәктәп яшендәге иҗади коллективлары укучыларның “Кояшлы күпер” XII шәһәр экологик сәхнә иҗаты фестивалендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.

Фестивальнең түбәндәге номинацияләре бар:

“Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖнең Буа филиалының киптерү җайланмасы төзек булмау пычраткыч матдәләрнең туфракка чыгарылуына сәбәп булган. Закон бозу турында Экология министрлыгы инспекторларына Буада яшәүче хатын-кыз хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләренең оператив рәвештә илтифат итүе табигатькә бик зур зыян салуны булдырмый калу мөмкинлеге бирде. Пычрану мәйданы 3 кв.м тәшкил итә.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы геологик разведка эшләре срокларын бозган өчен штраф санкцияләре кертәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Тиешле закон проекты – Россия Федерациясенең “Җир асты байлыклары турында” законның 43 маддәсенә үзгәрешләр РФ Хөкүмәтенә кертелгән. Россия Табигать министрлыгы закон 2018 елның 1нче январеннан үз көченә керер дип исәпли.

Калдыклар җыю өчен җиһазланган махсус мәйданчыклар булмау ел саен бакчачылык ширкәтләрендә санкциясез чүплекләр барлыкка килү сәбәпләренең берсе булып тора. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциячел булмаган берләшмәләрендә


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Очрашуда Каз утравында өмә үткәрү турында һәм атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту турында мәсьәләләр каралды. “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренең шәһәр кешеләрен битараф калдырмавы куандыра. Алабугалыларның бу мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итүе икеләтә куанычлы”, -дип, гражданнарның актив экологик позициясен билгеләде Фәрит Габделганиев. Татарстанның экология министры шәһәрдә яшәүчеләрнең идеясен хуплады һәм барлык алабугалыларны 7нче октябрьдә булачак өмәдә катнашырга чакырды.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабугада яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Президент һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул аларга Татарстан бәхете хакына фидакарь хезмәтләре өчен, республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

2 метр биеклектәге агач койма Шилнә елгасының яр буе зонасына үтүгә киртә булып тора. Сулык янына үтеп булмавы турында экологларга Тукай районының Санар бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Бу урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International