Чәчәк атып утыручы спиреялар һәм купшы каштаннар. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” территориясендә Экология елы кысаларында яшел почмак ачылды. ЭКОзонада “тере” материалны әлеге учреждение укучылары, “Яшел планета” хәрәкәте активистлары, “Балалар һәм яшүсмерләрнең туристлык һәм экскурсияләр станциясе”ндә тәрбияләнүчеләр һәм Казанның 72нче мәктәбе укучылары утыртты. Агачларны ничек дөрес итеп утыртырга һәм аларны ничек карарга кирәклеге турында укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре сөйләде. Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова табигатьне саклау буенча мондый чараларда катнашуның укучыларда үсемлекләргә карта сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкинлек бирүе турында әйтте. Татарстан Экология министрлыгы белгече Экологик акция кысаларында укучыларның үз хезмәтләре белән яшел почмак булдыруы турында аерып әйтте, алар аңа тере затлар комплексы итеп караячаклар һәм саклап торачаклар дип белдерде. Укучылар исә каштаннарны һәм спирея куакларын ничек караячаклары турында сөйләде. Агачларны карау буенча эшләр исемлегенә укучылар түбәндәгеләрне кертте: үсемлекләргә су сибү, яшел почмакта җирне ашлау, территорияне җыештырып тору һәм, кирәк булганда, зарарланган үрентеләрне кисеп ташлау.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте