Казанның 3нче гимназиясендә табигатьне ярату көне узды

2017 елның 30 сентябре, шимбә

Яшеллек байлыкларын саклап калдылар һәм арттырдылар. Казанның 3нче гимназиясе базасында берьюлы ике экологик чара узды. Гимназия укучылары макулатура җыю буенча “Россия урманнарын саклыйк” акциясенә кушылдылар һәм үсентеләр утыртуда катнаштылар. Уртак көч белән ике тоннадан артык кәгазь һәм катыргы җыелды. Мәктәп рекордын беренче сыйныф укучылары куйды. Быел оештырылган экологик сыйныф яңадан эшкәртү өчен икенчел чималны иң күбе җыйды.

  Табигатьне ярату көне беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп яны территориясендә дәвам итте. Агачлар һәм куаклар утырту эшен Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова оештырды. Ул балаларга үсемлекләрнең төзелеше турында, аларга ничек дөрес итеп су сибәргә һәм алар яхшы үссен өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Беренче сыйныфларга агачлар утыртуда сигезенче һәм тугызынчы класс укучылары булышты –туфрак әзерләделәр һәм чокырлар казыдылар. Мәктәп яны участогын Казан зооботбакчасыннан каштан үсентеләре белән һәм макулатура җыюда актив катнашкан өчен «Комплекс «Экология Поволжья» ҖЧШ тарафыннан бирелгән спирея куаклары белән бизәделәр. «Бүген балалар табигать саклау эшенә үз куллары белән өлеш керттеләр – макулатура җыйдылар, агачлар һәм куаклар утырттылар һәм аларга су сиптеләр. Бу чаралар барысы да кече яшьтән үк укучыларга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Беренче сыйныф укучылары ничек итеп әйләнә-тирә мохиткә китерелә торган зыянны киметергә һәм экологияне яхшыртырга мөмкинлеген өйрәнәләр», - диде Елена Гильмизянова.

ЭКОдәресләр, табигать саклау акцияләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча интерактив чаралар 3нче гимназиядә даими рәвештә үткәрелә. Октябрьдә экологик сыйныфта энергия саклау буенча дәрес үткәреләчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International