2017 елның 30 сентябрендә Яр Чаллыда “Экоишегалды” («Экодвор») бәйрәме узачак. Чара кысаларында «46 комплекс» микрорайонында пластик һәм металл җыю өчен контейнерлар куелачак. Әлеге проект Чаллы кешеләренә чүп-чарны киләчәктә яңадан эшкәртү өчен тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.
“Экоишегалды” – гомумроссия проекты, ул үз ишегалларында һәм шәһәрләрендә чүп-чарны аерым җыю культурасын һәм практикасын алга этәрүче кешеләрнең даими нигездә эшләүче бергәлекләрен формалаштыруга юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте