Мөслим авылы биологик чистарту корылмаларына булган даими йөкләнеш пычранган агынты сулар агып чыгуга китергән. Агынты суларда концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чикләреннән артуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре теркәде. Әлеге факт РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.14.1. маддәсен бозу булып тора: Су алганда, су алмыйча һәм агынты суларны су объектларына чыгарганда, судан файдалану кагыйдәләрен бозу. Экология министрлыгы һәм Татарстан табигать саклау прокуратурасы белгечләре предприятиегә чистарту корылмаларының сыйфатын яңадан тикшерүне йөкләде. Бүгенге көнгә оешмада хлородозатор урнаштырылган һәм ләм мәйданчыгы яңартылган. Ык буе идарәсе экологларының чираттагы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, агынты суларда концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чикләреннән артуы күзәтелми.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте