Әйләнә-тирә мохитне саклау турында законнар нигезендә 1 категориягә карый торган объектларның – әйләнә-тирә мохиткә иң зур йогынты ясый торган эре предприятиеләрнең проект документациясенә дәүләт экологик экспертизасы (ДЭЭ) үткәрү турында нормалар 2018 елның 1нче январеннан үз көченә керә. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә барлык объектлар буенча ДЭЭ үткәрү срокларын, заказчының гаризасы буенча озайту мөмкинлеген саклап, 3 айдан 2 айга кадәр кыскартуны күздә тота торган законнарга үзгәрешләр кертелгән. Аннан тыш, 1 категория объектлар өчен ДЭЭ үткәрү өлешендә күчемле нигезләмәләр урнаштырыла. Күрсәтелгән нигезләмәләр әлеге объектларга карата кулланылмый, әгәр алар 2018 елның 1нче январена кадәр эксплутациягә кертелгән/төзелешкә рөхсәт алган булса, яки төзелешкә һәм реконструкциягә проект документларын шәһәр төзелеш экспертизасына 2018 елның 1нче январена кадәр тапшырылган булсалар, файдалы казылмалар чыга торган урыннарны эшкәртүнең шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның 2018 елның 1нче январена кадәр расланган техник проектларда күздә тотылган капиталь төзелеш объектларына проект документациясенә карата.
Чыганакны тулаем төзекләндерү проекты өчен экологик экспертизаны калдырып, бораулау скважиналарының аерым проект документациясен ДЭЭ объектларыннан чыгару тәкъдим ителә, бу әйләнә-тирә мохиткә зарар китермичә, артык административ барьерларны юк итә. “Экологик экспертиза турында” Федераль законга һәм “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның тиешле проекты Дәүләт Советы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты поручениесен үтәү өчен эшләнгән. Законнарга төзәтмәләр хуҗалык итүче субъектларның күчү чорындыгы аныксызлыкларны, шулай ук административ каршылыкларны бетерергә, шул исәптән экологик экспертиза үткәрү срокларын максималь кыскартырга тиеш.
Хәзерге вакытта шулай ук РФ Хөкүмәтенә “”Әйләнә-тирә мохитне асклау турында” Федераль законга һәм бүтән закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты кертелгән, аның белән халыкара хокук нигезләмәләре белән гармонияләштерү нигезендә, илкүләм планлаштырылган эшкә экологик бәя бирү интситутларын үстерү буенча бурычлар комплекслы хәл ителә. Закон проекты стратегик һәм территориаль планлаштыру документларын стратегик экологик бәяләүне күздә тота. ДЭЭ объекты дип әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары билгеләнә (хәзерге вакытта ДЭЭ объекты булып проект документлары тора), бу экологик экспертизаны, объектны урнаштыру урынын ахыргача сайлаганчы, хуҗалык эшчәнлеген планлаштыруның иртә стадиясендә уздыру мөмкинлеге бирәчәк. Халыкара Эспо Конвенциясе (1991) нигезләмәләре нигезендә, ДЭЭ объектлары исемлеге киңәйтелә һәм аныклана. Иҗтимагый фикер алышуны да үз эченә ала торган әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү процедурасы закон дәрәҗәсендә регламентлана, бу күздә тотыла торган эшчәнлекне тормышка ашыру турында карарлар кабул иткәндә, аның ролен көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
ДЭЭ процедурасын камилләштерү буенча берничә бурыч 2014 елның 21 июлендәге №219-ФЗ “”Әйләнә-тирә мохит турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон белән хәл ителде. Аерым алганда, ДЭЭ объектлары исемлеге киңәйтелде һәм аны оештыру һәм үткәрү процедураларының сроклары 2 тапкырга кыскартылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте