Рөхсәт чигеннән чыгып. ГФКны законсыз чыгарган өчен, Әлмәт компаниясенә 800 мең сум штраф салынды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Карьер янәшәсендә карьер. Әлмәт компаниясе гомумтаралган файдалы казылмаларны берьюлы ике кишәрлектә чыгарган. Аларның берсендә –лицензия белән, икенчесендә –рөхсәтсез. 1000 м2 чамасы территориядә вак таш чыгару фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары быелның сентябрендә теркәде. Әлеге кишәрлектә файдалы казылмаларны экскаватор һәм КамАЗлар файдаланып чыгаралар. Административ тикшерү барышында ачыкланды –андый йөк автомобильләре Әлмәттә бары бер генә автопаркта бар. Закон бозучы РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылды: Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану. Вак ташны законсыз чыгарган өчен, Әлмәт компаниясе 800 мең сум күләмендә административ штраф төрендә җәзага тартылды. Хәзер экологлар җир асты байлыкларына китерелгән зыянны саный.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International