Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә туристлык хезмәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасының табигый потенциалы, "Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид" һәм күрү буенча мөмкинлеге чикләнгән затлар өчен аны бастырып чыгару турында сүз барды.
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясендә катнашучылар Верх-Апшуяхта авылының иң актыккы ноктасына барып җитте.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районының "Волга" балалар лагерында ял итүче балаларга һава фабрикасы һәм урманга һәм табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләделәр.
Урман күленең төбен һәм яр буе зонасын чистарттылар. Бүген эко-активистлар, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус География җәмгыяте водолазлары 8 м³ чүп җыйды. "Бүген без 2 метр тирәнлеккә чумдык, төптән 10 кг чүп җыйдык: болар пластик шешәләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар, иң зур табылдык автомобиль шины булды", – дип сөйли Максим Астахов.
2018 елның 31 июленә кадәр теләге булганнар "Фенологик экскурсия" конкурсында катнаша ала. Катнашучыларга әйләнә-тирә җирлек белән танышу, үсемлекләрнең һәм хайваннарның төр составын билгеләү, соңыннан күзәтү нокталарын һәм экскурсия үзенчәлекләрен күрсәтеп, экскурсия маршрутының карта-схемасын төзү тәкъдим ителә.
Бер рейд барышында – 9 хокук бозу очрагы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кәләй авылының шәхси секторында экологик законнарның таләпләре үтәлмәвен ачыклады.
Бүген Минзәлә районы башкарма комитеты бинасында гражданнар кабул ителде. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров халыкның экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Кабул итү барышында гомумтаралган файдалы казылмаларны табу, Түбән Кама сусаклагычының ярларын ныгыту, гидротехника корылмаларын капиталь төзекләндерү өчен рөхсәт документлары алуга, шулай ук урман биләмәләрен чистарту буенча чаралар уздыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.
Июль ае башыннан бирле "Автостоп" операциясе барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары 20дән артык хокук бозучыны ачыклады. "Без күлләрдән, елгалардан 50-200 м ераклыкта урнашкан су саклау зоналарында тукталган транспорт чараларын теркибез", – дип сөйли экологлар.
Бүген Әлмәт районында Яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы ачылды. Чараның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Чүпне ничек итеп дөрес араларга һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау нәрсә ул? Бүген "Пламя" балалар савыктыру лагерында ял итүче мәктәп укучылары шушы һәм башка төрле сорауларга җаваплар белде. Балалар өчен экологик белемнәргә багышланган тематика көнен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары уздырды.