"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясендә катнашучылар Верх-Апшуяхта авылының иң актыккы ноктасына барып җитте. Эко-активистлар Чуй тракты буйлап уздылар, Алтайның тыюлыклы урыннарында: Ширлак шарлавыгында, Чуй-Оозы табигый паркында, Чуй белән Катуни елгалары тоташкан урыннарда булдылар. "Моннан мең еллар элек бәян ителгән Кытай хроникасында хәзерге Чуй тракты урынында булган юл, Мунгаль тракты турында искә алына. Әлеге юл Бөек ефәк юлының бер тармагы булган, аннан сәүдә кәрваннары Монголиягә юл тоткан, дигән фараз бар", – дип сөйләде экспедициядә катнашучылар.
Эко-активистлар өчен алда – Телецк күленә кадәр автосәфәр һәм Кату-Ярык тау сырты аша уза торган юл көтә.
Исегезгә төшерик, әлеге күләмле эко-проект 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экология проекты Россиядәге 89 уникаль махсус сакланучы табигать территориясен карауга, илнең географик һәм тарихи үзенчәлекләре белән танышуга, Россия картасында картографик һәм географик белешмәләрне тулыландыруга һәм россиялеләрне экология проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте