Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә туристлык хезмәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасының табигый потенциалы, "Татарстан Республикасының яшел почмаклары буйлап экологик гид" һәм күрү буенча мөмкинлеге чикләнгән затлар өчен аны бастырып чыгару турында сүз барды.
Чарада гидны төзүчеләр – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Дмитрий Иванов, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ирек Җиһаншин, ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методика һәм китапханә эшчәнлеге бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты.
Спикерлар сүзләренчә, мәдәни-тарихи объектларының югары тыгызлыкта булуы белән аерылып торучы Татарстан табигатьне саклау, фәнни, мәдәни, эстетик, рекреация һәм савыктыру планында кыйммәтле булган үзенең уникаль табигый мирас объектлары белән аз танылган. Алар турында безнең республика кунаклары гына түгел, ә биредә яшәүчеләр дә начар белә. "Безнең гид Татарстанда эчке туризмны үстерүгә һәм, иң беренче нәүбәттә, аның экологик юнәлешле төрләрен җәелдерүгә юнәлдерелгән, – дип сөйләде Дмитрий Иванов. – Республикада махсус сакланучы табигать территорияләренең һәм мәдәни мирас объектларының потенциалы бик югары".
2017 елның декабрендә Казанда Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә күрү буенча мөмкинлеге чикләнгән затлар өчен рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән һәм аудио форматта ("сөйли торган" китапларга) Гидка презентация үткәрелде. Казаннан тыш, әлеге китап китапханәнең республика районнарындагы тагын 6 филиалында да бар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте