Бер рейд барышында – 9 хокук бозу очрагы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кәләй авылының шәхси секторында экологик законнарның таләпләре үтәлмәвен ачыклады. Исемсез елга ярын тикшерү барышында суны үзирекле рәвештә урнаштырылган насос ярдәмендә алуның 5 очрагы, су объектыннан файдалануны чикләү буенча 2 факт, фермер хуҗалыгыннан һәм хосусый төзелмәләрнең казылган чокырларыннан чистартылмаган агынтыларны ташлау очраклары ачыкланды. "Тикшерелә торган елга Дала Зәенең кушылдыгы булып тора. Су объектын саклауга карата таләпләрне бозу аны пычрату, чүпләү яисә саектыру сәбәбенә әйләнергә мөмкин", – дип хәбәр итте Көньяк-Көнчыгыш ТИ инспекторы Ләйсән Вилданова. Хәзерге вакытта РФ Су кодексы таләпләрен бозучыларга карата административ эзләтү эше алып барыла. Ачыкланган хокук бозу фактлары РФ КоАП 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклауга карата таләпләрне аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) саегуына китереп чыгарырлык итеп бозу"), 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектыннан һәм аның яр буе полосасыннан гражданнарның ирекле файдалана алуын тәэмин итү шартларын үтәмәү"), 7.6 ст. ("Су объектын үзирекле рәвештә биләп алу яисә аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану") буенча административ җаваплылыкны күздә тота.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте