Татарстан халкы "Фенологик экскурсия" конкурсында катнашу өчен чакырыла

2018 елның 13 июле, җомга

2018 елның 31 июленә кадәр теләге булганнар "Фенологик экскурсия" конкурсында катнаша ала. Катнашучыларга әйләнә-тирә җирлек белән танышу, үсемлекләрнең һәм хайваннарның төр составын билгеләү, соңыннан күзәтү нокталарын һәм экскурсия үзенчәлекләрен күрсәтеп, экскурсия маршрутының карта-схемасын төзү тәкъдим ителә. 

Сайлап алынган җирлекне тасвирлау өчен төрле белешмә материаллар кулланылырга мөмкин: әдәби әсәрләрдән өзекләр, күзәтелә торган объектларның фотолары, хайваннарның тавышлары белән видеоязмалар һ.б.

Экскурсиянең киңәш ителә торган озынлыгы – бер сәгатьтән артык түгел.

Эшләрне бәяләгәндә экскурсияне төзүнең мантыйкыйлыгы, иҗади якын килү, тематиканы белү, экскурсия вакытында интерактив материаллардан файдалану белү исәпкә алыначак. Маршуртны сурәтләгәндә (хикәят, эссе яисә хисап) тамгаларның минималь күләме – 1500. Фотолар мәҗбүри.

Катнашу өчен проектның https://eco.drofa-ventana.ru/personal/ сайтында теркәлергә, Конкурста катнашу өчен заявка бирергә, оештыручының социаль челтәрләренең берәрсенә (fb, vk, ok) язылырга һәм үзегезнең хикәяткә репост ясарга кирәк (һәр бит астында махсус төймә бар).

Йомгак ясау 2018 елның августында булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International